ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
5 февраль 2024, 07:30

Җиңүне якынайту өчен

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга чираттагы 22нче гуманитар  ярдәм олавы озатылды. 

Җиңүне якынайту өченҖиңүне якынайту өчен
Җиңүне якынайту өчен
 
Күпләребезгә билгеле булуынча, гуманитар ярдәм Чакмагыш авылындагы Яшьләр үзәгендә урнашкан Миңнегали Шәйморатов исемендәге штабта оештырыла. Яугирләребез һәм аларның гаиләләре өчен гуманитар ярдәм район үзәгенең Кооператив урамындагы 61 санлы йорт адресы буенча кабул ителә. 
Җыелган гуманитар ярдәм 4 февраль көнне  муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев җитәкчелегендә юлга кузгалды. 
Район халкы, барлык учреждение-оешмалар, хезмәт коллективлары, авыл биләмәләре, шәхси эшкуарлар һәм изге йөрәкле башка якташларыбыз егетләребезгә кирәкле әйберләр җыюда үз өлешләрен кертте. 
Якташ ир-егетләребезгә иң беренче чиратта туган яктан нәрсәләр алып бардылар? Әлбәттә, иң элек хәрбиләребезнең хәвефсезлеге мөһим. Шуңа күрә алып барган әйберләр арасында төнлә күрү җайланмасы, тепловизор, генераторлар, бронежилетлар булу бәхәссез. Шулай ук яу кырында таранспорт чаралары да  бик кирәкле бүләк – ике “УАЗ” машинасы да хәрби зонага юл тотты. Мунча мичләре, автозапчастьләр, тәгәрмәчләр, азык-төлек, кием-салым, урын-җир, медицина  кирәк-яраклары һәм башка бик күп  төрле әйберләр яугирләребезгә җибәрелде. 
  – Егетләребезнең үтенечләрен  тулысынча үтәдек, дип ышанабыз. Бездә гуманитар конвойның яхшы составы булдырылды. Монда 2 “УАЗ” машинасы,   генераторлар, йокы капчыклары, бронежилетлар, азык-төлек,  бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм башка бик күп нәрсәләр бар.    2-3 көн эчендә әлеге ярдәмне якташларыбәга илтеп җиткерербез, дип уйлыйм. Барлык битараф булмаган, ярдәм кулы сузган    якташларыбызга зур рәхмәт белдерәсе килә.  Бу ярдәм, әлбәттә, соңгысы  булмас,  киләчәктә дә ярдәм итеп торырбыз. Безнең  якташлар җәмгыяте дә  мондый чараларда актив катнаша. Район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улына да районда бу эшчәнлекнең яхшы оештырылуы өчен зур рәхмәт җиткерәм, – диде әлеге изге эштә актив катшакан БР Дәүләт Җыелышы –  Корылтай депутаты,  районыбыздан чыккан күренекле якташлар җәмгыяте рәисе Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин.
– Бүген без районыбыздан чыккан якташлар белән берлектә чираттагы 22нче гуманитар ярдәмне оештырдык.  Бу изге эштә безгә район  халкы,  районыбыздан чыккан якташларыбыз, оешма-учреждениеләр, район хуҗалыклары, шәхси эшкуарлар ярдәм күрсәтте. Әлеге гуманитар конвой махсус хәрби операция зонасында булган контрактчылар өчен формалаштырды. Мондый конвойлар  махсус хәрби операция зонасындагы   барлык хәрбиләребез өчен дә оештырылыр, дип өметләнәбез. Без аларга хезмәт итәр өчен барлык кирәкле әйберләрне әзерләргә тырыштык. Районыбызның барлык битараф булмаган кешеләренә, якташларыбызга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм, – диде  район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев.
Әйтергә  кирәк, ярдәмне якташ яугирләребезгә шәхсән очрашуларда  район башлыгы үзе тапшырачак. Йөк төялгән “КамАЗ”, машиналар ерак юлга кузгалды. 
Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребзегә ярдәм күрсәтү  җиңүне якынайту максатында оештырыла. Изге күңелле, мәрхәмәтле авылдашлар, райондашлар, якташлар  күңел җылысына төреп юллаган  посылкалар, кирәкле әйберләрнең барысы да  ияләренә имин генә  барып ирешсен. Гуманитар ярдәмне илтүчеләргә хәерле юл, исән-сау әйләнеп йөреп кайтсыннар, дип телибез.
Җиңүне якынайту өчен
Җиңүне якынайту өчен
Җиңүне якынайту өчен
Җиңүне якынайту өчен
Җиңүне якынайту өчен
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас