Студентлар көненә багышланган чара 3 февраль көнне Балалар сәнгать мәктәбендә узды. Районыбызның акыллы, сәләтле, максатчан яшьләре белән очрашуда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты В.В.Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина, район үзәгенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Реканс Фәнил улы чыгышында бәйрәмдә катнашучы барлык студентларны тәбрикләде, үзенең яшьлек еллары турында сөйләде һәм районыбызның киләчәгенә битараф булмаган егет-кызларның сорауларына җаваплар бирде, алар белән туган ягыбызны күркәмләндерү буенча киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Арытаба “Беренчеләр хәрәкәте”нең урындагы җитәкчесе Томила Алтынбаева студентларны очрашуның барышы белән таныштырды. Республикабызның төрле почмакларында һәм Башкортстан аграр-технологик колледжының Чакмагыштагы филиалында белем алучы егет-кызлар, төркемнәргә бүленеп, “Сәламәтлек саклау”, “Мәдәният”, “Мәгариф”, “Авыл хуҗалыгы”, “Торак шартларын яхшырту”, “Ял вакыты”, “Авыл җирлегендә яшь белгечләр” кебек тематик мәйданчыкларда фикер алыштылар. “Күмәк эш үрчемле булыр”, – дип бер дә юкка әйтми шул халык. Әңгәмә барышында бик күп кызыклы уй-хыяллар, идеяләр, инициативалар туды, хәзер инде яшьләргә аларны тормышка ашырасы гына кала. Студентларыбызга уку йортларын яхшы билгеләргә тәмамлап, туган ягыбызга әйләнеп кайтуларын, үз һөнәрләре буенча югары профессионал булып җитешүләрен телибез!
Күркәм очрашу студентларның моңлы җырлары, дәртле биюләре белән үрелеп барды. Башкаладагы Фән һәм технологияләр университетыннан Лилия Минһаҗева, финанс-икътисад колледжыннан Азалия Әхмәтҗанова, урман-техник техникумыннан Алина Гайсина, Кушнаренко күппрофильле һөнәри колледжыннан Гөлназ Кәримова, Тайняш мәктәбеннән Диана Маннанованың музыкаль чыгышлары бәйрәмдә катнашучы дуслары тарафыннан көчле алкышларга күмелде.