Узган ел Советлар Союзы Геройлары Габдрахман Латыйпов, Вахит Галимов, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Гыйлемдар Рамазанов, сәхнә осталары Нәбилә Вәлитова, Илфак Смаков, Тәлгать Шәрипов һәм башкалар турында чаралар үткәрелсә, быелгы сезон 2 февральдә Иске Почкак авыл клубында узган хәрби-патриотик чара белән старт алды. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан орденнарының тулы кавалеры Шәйхелислам Гомәр улы Сәлиховның тууына 110 ел тулу һәм совет гаскәрләренең Сталинград шәһәрендә фашист гаскәрләре тар-мар ителгән Хәрби Дан көне уңаеннан оештырылды.
Шәйхелислам Гомәр улының тормыш һәм сугышчан юлына багышланган очрашу туган авылындагы бюстына чәчкәләр салудан башланды. Биредә каһарман якташыбызның кызлары Вера, Флүрә, Мөнирәнең катнашуы аеруча шатлыклы. Әңгәмә барышында алар мәдәният хезмәткәрләре белән батыр әтиләре турындагы хәтирәләре белән уртаклашты, аны онытмаганнары, искә алып торганнары өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Арытаба чарада катнашучылар Иске Почкак авыл клубына җыелды. Биредә аларны Юмаш авыл биләмәсе башлыгы Илсөяр Фәүкать кызы Гарифуллина сәламләде. Үзенең чыгышында ул шушындый патриотик чараларның әһәмиятен ассызыклады, Бөек Ватан, Әфган, Чечня сугышларында, Украина территориясендәге махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез, әти-абыйларыбызның илебез бөтенлеге өчен кылган эш-гамәлләрен зур ихтирам белән искә алды.
Район мәдәният йортының иҗат әһелләре Ривенер Гобәев, Гөлназ Сәлимова, Рузил Гафаров, Эльвира Федорова, Айгөл Кәримова, Гөлнара Шәймиева һәм аның җитәкчелегендәге өч вокал төркеменең моңлы җырлары, “Асылъяр” халык биюләре ансамбле егет-кызларының дәртле биюләре Иске Почкак халкы тарафыннан яратып кабул ителде. Ә инде сәләтле авылдашлары, җырчы-баянчы хезмәттәшебез Альберт Арыслановның чыгышын алар аеруча көчле алкышларга күмде.
Район үзәгенең сәхнә осталары тарафыннан оештырылган әлегедәй хәрби-патриотик, мәдәни чаралар арытаба да дәвам итәчәк, якташларыбызны һәркайсында чын күңелдән көтеп калабыз!