ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
5 февраль 2024, 05:20

Студентлар волейбол турнирында катнашты

2 февральдә, Башкорстан аграр-технология колледжы филиалында район мәктәпләрен тәмамлап, артабан төрле уку йортларында белем алучы студентлар арасында волейбол турниры үткәрелде.

Студентлар волейбол турнирында катнаштыСтудентлар волейбол турнирында катнашты
Студентлар волейбол турнирында катнашты

 Студентлар көненә багышланган спорт чарасында биш команда көч сынашты. Уку йорты директоры Әлфия Радмир кызы Шәрипова, командаларны сәламләп, аларга уңышлар теләде.
Киеренке уеннар нәтиҗәләре буенча беренче урынны “Курку белмәс студентлар” командасы яулады, икенче урынга “Волейбол көрәшчеләре” командасы әгъзалары чыкты, өченче урынга “Чекаго” командасы вәкилләре лаек булды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырылды.

Студентлар волейбол турнирында катнашты
Студентлар волейбол турнирында катнашты
Студентлар волейбол турнирында катнашты
Студентлар волейбол турнирында катнашты
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас