Чарага яугирнең туганнары, дуслары, спорт сөюче һәвәскәрләр, авыл халкы җыелды. Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рөстәм Равил улы Макулов чарага җыелучыларны сәламләп, хоккей сөюче авылдашларына уңышлар теләде. Авыл стростасы, чараны оештыручы Илфат Финат улы Хаҗиев, Иске Калмаш урта мәктәбе директоры Самат Тимерхан улы Гыйльванов, сугыш хәрәкәтләре ветераны, “Донбасс волонтёрлары” оешмасы әгъзасы, хәрби операциядә катнашучы Алексей Валерьевич Капитонов, Русланның әтисе Тимербай Рабис улы аны бары яхшы яктан искә алды.
Руслан Тимербай улы Кашаев 1991 елның 5 февралендә Төмән өлкәсенең Нефтеюганск шәһәрендә туган. Иске Калмаш урта мәктәбен тәмамлагач, Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән. 2009-2010 нчы елларда армия сафларында ракета гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән.
2023 елның апрель аенда “Шторм – Z» батальоны белән контракт төзешеп, үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән. 3 августта хәрби оперциянең иң киеренке ноктасында – Харьков өлкәсенең Ольшаны посёлогы территориясендә батырларча һәлак булган иде.