Шушы көннәрдә Югары Аташ авылында яшәүче якташыбыз – Дүртөйле районы Түбән Аташ мәчетеннән Илфир хәзрәт район үзәгендәге социаль приютта булып, ата-ана назыннан мәхрүм калган нарасыйларның хәлен белеп, тәмле күчтәнәчләр өләште. Балалар кунакларны бик сөенеп каршы алдылар. Ата-ана назыннан калган сабыйлар аеруча хәстәрлек һәм игътибарга мохтаҗ. “Арабызда ярдәм итәргә теләүче мәрхәмәтле кешеләрнең барлыгын белү, даими кайгыртуын, хәстәрлеген тою – безнең өчен зур шатлык, без аларга рәхмәтле. Якыннарыгыз сезне гел куандырып торсын, авырлыклар читләтеп үтсен, кылган изгелекләрегез үзегезгә меңләтә савап, бәхет-шатлыклар булып әйләнеп кайтсын”, – ди райондагы социаль приют бүлекчәсе мөдире Зөлфия Касыйм кызы Тимергалиева.