+28 °С
Болытлы
Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Илгизәр Дамир улы Гаскәров студентларны бөек сугышның барышы һәм төп вакыйгалары белән таныштырды. Чара барышында студентларга безнең солдатларның батырлыгы турында фильм күрсәтелде. Альберт Анатольевич Каникеев Сталинградны яклап һәлак булган картәтисе турында истәлекләре белән уртаклашты. Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугыш еллары тарихында иң зур, фаҗигале алышларның берсе. Ул совет кешесенең тиңдәшсез батырлыгы, кыюлыгы һәм рухи ныклыгы үрнәге.