ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
6 февраль 2024, 06:00

Булачак беренчеләрнең беренче дәресләре башланды

3 февральдә Чакмагыш гимназиясендә булачак беренче сыйныф укучылары белән мәктәпкә әзерлек буенча дәресләр үткәрү башланды.

Булачак беренчеләрнең беренче дәресләре башландыБулачак беренчеләрнең беренче дәресләре башланды
Булачак беренчеләрнең беренче дәресләре башланды

 Беренче дәрестә балалар уен формасында укытучылары, бер-берсе белән белән, мәктәп кагыйдәләре белән таныштылар, аларны үтәргә өйрәнделәр. Дәресләрдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар сөйләм үстерү белән шөгыльләнәләр, әкият инсценировкасында катнашалар, хәтер һәм игътибарны үстерү буенча биремнәр үтиләр, язганда ручканы дөрес тотарга өйрәнәләр.
Балалар барлык биремнәрне дә дөрес үтәргә тырыштылар. Дәресләрнең төп максаты – булачак укучыларны мәктәпкә җайлаштыру һәм әзерләү, аларның мотивациясен арттыру һәм, әлбәттә, беренче сыйныфта кирәкле күнекмәләрне үстерү.
Булачак беренче сыйныф укучысы мәктәбендә дәресләргә старт бирелде. Кызлар һәм малайларны анда шимбә көннәрендә кызыклы дәресләр көтә.

Булачак беренчеләрнең беренче дәресләре башланды
Булачак беренчеләрнең беренче дәресләре башланды
Булачак беренчеләрнең беренче дәресләре башланды
Булачак беренчеләрнең беренче дәресләре башланды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас