2 февральдә Уфада республика күләмендәге “Яңа елның гаилә уеннары-2024” фестивале финалы үтте. Анда шәһәр-районнарда үткәрелгән муниципаль этапта җиңү яулаган 69 команда вәкилләре төрле мавыктыргыч спорт бәйге-ярышларында көч көч сынашты. Анда безнең район данын Имәнлекул авылыннан Дәүләтшиннар гаиләсе яклады.
Финалда катнашучыларны тәбрикләп чыгыш ясаган Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбердин әлеге чараның ил Президенты тарафыннан игълан ителгән Гаилә елында оештырылуын һәм гаиләнең тормышыбыздагы иң зур кыйммәт булуын билгеләп, һәр команда әгъзаларына уңышлар теләде. Әлеге зур спорт чарасы гаилә рухы, спорт казанышлары һәм төбәктә үткәрелгән мондый чараларның мөһимлеген янә дәлилләде.