ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
6 февраль 2024, 09:50

Кечкенәдән өйрәтү кирәк

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәсенең Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, ел саен республика территориясендә янгыннарда кешеләр, шул исәптән балалар һәлак булып тора.

Кечкенәдән өйрәтү кирәкКечкенәдән өйрәтү кирәк
Кечкенәдән өйрәтү кирәк

 Шулай ук ут белән балалар шаяруы еш кына янгыннар килеп чыгуга сәбәп була. Шуңа күрә мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләргә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә өйрәтү, аларда гомерне һәм сәламәтлекне саклау өчен шәхси җаваплылык хисе тәрбияләү мөһим. Шул максаттан 4нче санлы “Әкият” балалар бакчасының «Нурлар», «Смешариклар» төркемнәре тәрбияләнүчеләре тәрбиячеләре белән бергәләп район үзәгенең 94 нче янгын сүндерү бүлегенә сәяхәт кылды. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре балаларны янгын сүндерүчеләрнең, техниканың эшчәнлеге, җиһазлар саклана торган, шәхси состав ял итә һәм эшли торган биналар, уку биналары белән таныштырдылар, янгын хәвефсезлеге турында сөйләделәр.

Кечкенәдән өйрәтү кирәк
Кечкенәдән өйрәтү кирәк
Кечкенәдән өйрәтү кирәк
Кечкенәдән өйрәтү кирәк
Кечкенәдән өйрәтү кирәк
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас