ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
6 февраль 2024, 06:45

Җыеннарда яшь спортчыларыбыз да катнаша

5 февральдән 15нә кадәр Стәрлетамак шәһәрендә билбау көрәше буенча 2024 сезонының Халыкара күнекмә җыеннары үтә.

Аны якташыбыз Р.И.Зыякаев җитәкчелегендәге Башкортстан Республикасының билбау көрәше буенча федерациясе оештыра. Республика җыелма командасының төп составы белән берлектә үткәрелгән күнекмәләр дәвамында анда катнашучы көрәшчеләр – үсмерләр, юниорлар һәм өлкән көрәшчеләрнең юл һәм туклану, яшәү урыны чыгымнары республика һәм билбау көрәше федерациясе бюджеты исәбеннән түләнә. Димәк, яшь спортчылар өчен аеруча фәһемле булган бу җыен түләүсез була.
Әлеге күнекмәләрдә дүрт яшь райондашыбыз – өметле яшь спортчылар Камила Шәмсиева, Альмир Солтанов, Илназ Миранов, Илнар Мохтаров катнаша. Бүген тәүге күнегүләр үткән дә инде. Мондый җыеннарда катнашып, яшь көрәшчеләр осталык дәресләрен үзләштереп кенә калмый, үз сәләтләрен күрсәтә һәм республиканың җыелма командасы составы әгъзасы булуга да ирешә ала. Ә инде Башкортстаның иң көчле көрәшчеләре ил командасы составына да чакырыла. Димәк, яшь спортчыларыбызга шушы максатка ирешү өчен барлык мөмкинлекләр ачык дип әйтергә була.

Автор:Луиза Абдрахманова, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.
Читайте нас