+28 °С
Болытлы
Диспанцеризация – үз эченә профилактик медицина каравы һәм өстәмә тикшерү ысулларын алган чаралар комплексы. Ул инфекцияле булмаган хроник авыруларны, шулай ук аларның барлыкка килү хәвефен ачыклауга юнәлтелгән.
Диспанцеризациянең никадәр мөһим булуын барысы да аңлап бетерми. Район үзәк дәваханәсе вәкилләре бер тапкыр да медицина тикшерүен үтмәгән, яисә озак вакыт дәвамында диспанцеризациядә булмаган райондашларны ачыклар өчен, 1 февральдән аларның йортларына йөри башлады. Табиблар йөриячәк көннәр списогы белән түбәндәрәк таныша аласыз.