+24 °С
Яңгыр
Узган якшәмде көнендә районыбыздан кузгалган гуманитар йөкле машиналар хәрби операция зонасына барып җиткән. Бу турда үзенең социль челтәрләрендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев хәбәр итте.
Хакимият башлыгы сүзләренчә, алар яугир якташларга гуманитар ярдәмне тапшырып, егетләр белән аралашып та өлгергән. Чакмагыштан ерак юлларны якынайтып баручылар хәрби операция зонасында өч көн торачак.
Әйткәдәй, бу район халкының бердәм көче белән җыелган 22 нче гуманитар йөк. Әлегесендә беренче чиратта кирәк булган әйберләрдән тыш, егетләргә ике УАЗ автомобиле, бронежилетлар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, дарулар тапшырылды.
Фото: https://vk.com/yamaleev_rf