ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
7 Февраля 2024, 10:45

Мәңгелеккә халык хәтерендә

Бүген, 7 февральдә, күренекле сәяси һәм иҗтимагый эшлеклесе, республикабызның Беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовка 90 яшь тулган булыр иде.

Мәңгелеккә  халык хәтерендәМәңгелеккә  халык хәтерендә
Мәңгелеккә халык хәтерендә

Шул уңайдан Чакмагыш үзәк китапханәсендә “Хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез сезне, Мортаза Гобәйдулла улы” дип аталган очрашу узды. Чарага Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 10нчы сыйныфлар укучылары һәм эшләгән дәверләрендә Мортаза Рәхимов белән күрешү һәм танышу бәхетенә ирешкән муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, хезмәт ветераны, педагогия фәннәре кандидаты, 80-90нчы елларда район хакимиятендә хезмәт салган Дамира Әлтәф кызы Казыйханова, атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Фрит кызы Шәймөхәммәтова, “Чакмагыш-ТВ” видеооператоры Рим Гамил улы Баянов чакырылды.
Әңгәмә барышында укучыларны Мортаза Рәхимовның тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырдылар, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге һәм Башкортстан Республикасы үсешенә керткән өлеше турында сөйләделәр. Чара дәвамында чакырылган кунаклар аның шәхесенә карата күңелендә олы ихтирам һәм хөрмәт хисләре, җылы тәэссоратлары, республиканы ул җитәкләгән чорга бәйле якты хатирәләре белән уртаклашты.

Бу хакта тулырак гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.

Мәңгелеккә  халык хәтерендә
Мәңгелеккә  халык хәтерендә
Мәңгелеккә  халык хәтерендә
Мәңгелеккә  халык хәтерендә
Мәңгелеккә  халык хәтерендә
Мәңгелеккә  халык хәтерендә
Мәңгелеккә  халык хәтерендә
Мәңгелеккә халык хәтерендә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас