+22 °С
Яңгыр
Республика метеорологлары мәгълүматларына караганда, республикада буран чыга, җил секундына 15 метрга кадәр көчәючән, юлларда кар өемнәре, бозлавык булачак. Автомобиль йөртүчеләргә трассага чыкмаска киңәш итәләр.
Һава температурасы төнлә -5, -10 градус, аязытканда -15 градуска кадәр суыта, көндез -3, 8 градус торачак.
Иртәгә көчле кар явачак, төнлә урыны белән буран чыгуы көтелә. Төнлә һава температурасы -14, -19 градус, көньякта -8, -13, көндез термометрлар -8, -13 градус күрсәтәчәк, көн ахырына -14, -19 га кадәр суытачак.Алдагы көннәрдә суыклар кайтуы көтелә.
Фото: https://tatarstan.ru/file/news/1401_n1948850_big.jpg