ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
7 февраль 2024, 06:30

Югары казанышларга ирештек

Декабрьдән гыйнвар аена кадәр Башкортстанның Хәрби-спорт фонды медиа-эшләр конкурсын үткәрде. Бәйгедә төбәкнең муниципаль тестлаштыру үзәкләре үз көчләрен сынады.

Югары казанышларга ирештекЮгары казанышларга ирештек
Югары казанышларга ирештек

Безнең райондагы үзәк вәкилләре конкурсның күп төрле номинацияләрендә катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча без “ГТО нормативларын үтәү буенча иң яхшы фотосурәт” һәм “ГТО нормативларын үтәү буенча иң яхшы видеоролик” номинацияләрендә җиңү яуладык.
Сөенечле казанышларыбыз моның белән генә чикләнмәде әле. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең ГТО буенча инструктор-методисты Лиана Маһир кызы Сәхибгәрәева фотосурәтләрнең “Урыннан еракка сикерү” номинациясендә беренче урын яулап, җиңүче булды. Чакмагыш гимназиясе вәкилләре “ГТО нормативларын үтәү буенча иң яхшы видеоролик” номинациясендә икенче призлы урынны яулады. Аның авторлары – мәктәп директорының тәрбия һәм балалар җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итү буенча киңәшчеләре Гөлнур Салават кызы Яхина, Ильмира Ринат кызы Ардисламова белән музыка укытучысы Гөлназ Салават кызы Хөсәенова .
Моннан тыш, ГТО нормаларын тестлаштыру буенча муниципаль үзәк медиаэшләрнең “АртподГоТОвка-2023” конкурсында актив катнашуы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Югары казанышларга ирештек
Югары казанышларга ирештек
Югары казанышларга ирештек
Автор:Луиза Абдрахманова, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.
Читайте нас