ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
7 февраль 2024, 10:29

Үзешчәннәрнең район смотры старт ала

Республика Башлыгының хезмәт коллективларында эшләүчеләрне үзешчән сәнгатькә җәлеп итү турындагы күрсәтмәсен үти барып һәм җәмгыятьтә иҗади потенциал үсешен тәэмин итү, халыкка төрле мәдәни әһәмиятле проектларда катнашу мөмкинлеген тудыру, бер-берсе беләнаралашу мөмкинлекләрен ачу максатында быел да районыбызда смотр концертлары старт ала.

Үзешчәннәрнең район смотры старт алаҮзешчәннәрнең район смотры старт ала
Үзешчәннәрнең район смотры старт ала


Быел ул Гаилә елына багышлана һәм “Тату гаилә – ил күрке” исеме астында узачак.
Район “Игенче” гәзите редакциясе һәм муниципаль Чакмагыш телевидениесе чараны яктыртып торачак, иң яхшы коллективларның алдынгы тәҗрибәсен таратуга булышлык итәчәк.
12 февральдә Яңа Коты авыл биләмәсе үзешчәннәре смотр концертларына старт бирәчәк. Аннары эстафетаны түбәндәге график буенча дәвам итәчәкләр.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас