Районыбызда махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан яугир якташларыбыз һәм аларның әти-әниләре белән очрашулар дәвам итә. Шушы көннәрдә Калмашбаш авыл мәдәният йортында “Без бергә!” девизы астында күркәм концерт оештырылды. Залда лаеклы тәрбия биреп, искиткеч сабыр, батыр йөрәкле, көчле рухлы солдат-егетләр үстергән әти-әниләр җыелды. Чарада хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәп, кыска вакытлы ялга кайткан яугир якташыбыз да катнашты.
Калмашбаш авыл биләмәсе башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев гуманитар йөз туплауда актив катнашкан изге күңелле авыл халкын мактап телгә алды. “Ил тотынса – күл була”, – ди халык мәкале. Бу чыннан да шулай. Калмашбашлылар ил мәнфәгатьләрен яклаучы яугирләргә маскировка челтәрләре үрү станогы да алып куйган. Гомумән, токмач кисү булсынмы, окоп шәмнәре ясаудамы – биредәге авыл халкы җиңүне якынайту өчен бердәм көч сала, бер ярдәм чарасыннан да читтә калмый.
Очрашуда муниципаль район хакимияте вәкилләре дә катнашты. Муниципаль район Советының бүлек мөдире Индира Гәрәева районыбыздан мобилизацияләнеп һәм контракт төзешеп махсус хәрби операциядә катнашучылар хакында саннар теле белән сөйләде. Ул шулай ук муниципаль район хакимияяте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Якташлык көче” оешмасы рәисе Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин катнашлыгында күптән түгел районнан кузгалган 22нче гуманитар йөк турында сөйләде, илебез язмышына битараф булмаган авыл халкына рәхмәт белдерде.
“Башкортстан хатын-кызлары” җәмгыяте каршындагы “МХО- дә катнашучыларның тормыш иптәшләре һәм әниләре” комитеты җитәкчесе, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Чакмагыш районы буенча социаль координаторы ярдәмчесе Резеда Зәкәрия кызы Ильясова хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә каралган ярдәм чаралары турында сөйләде. “Биле ныкның – иле нык”, диләр. Очрашуга килгән кайсы гына гаиләне алсак та, барысы да – авыл терәге. Резеда Зәкәрия кызы, үзенең дә махсус хәрби операция зонасында якыннары булгач, әти-әниләрнең уй-кичерешләрен яхшы белә. Ул аларның һәммәсенә изге теләкләр юллады.
2022 нче елның февраль ае күп кешенең тормышы үзгәртте: бу вакытта махсус хәрби операция игълан ителде. Ил мәнфәгатьләрен якларга беренчеләрдән булып Калмашбаш авылыннан дүрт егет киткән иде. Бүгенге көндә авылның батыр йөрәкле, курку белмәс 14 егете, иле алдында биргән антына тугрылык саклап, гаскәри бурычларын җиренә җиткереп үти. Яугир якташларыбыз һәм аларның әти-әниләре хөрмәтенә очрашу дәвамында йөрәккә үтеп керерлек моңлы җырлар яңгырады. Рәйлә Раамазанова башкаруында “Ана сагышы”, Эльвира Гәрәеваның “Балама”, Илдар Газизов, Рәвис Сабитов башкарган җырлар тамашачы күңелен тибрәтте, бию номерлары күңелләрен күтәрде.
Чара ахырында әти-әниләргә күчтәнәчләр белән пакетлар таратылды, артабан алар чәй табынына чакырылды. Чараны оештырып үткәрүдә матди ярдәм күрсәтүче иганәчеләр җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, крестиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнзил Мәхмүт улы Хәмәдиев керткән өлеш зур. Яугир якташларыбыз туган нигезләренә исән-имин әйләнеп кайтсын, дигән теләктә булыйк.