ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
8 Февраля 2024, 11:30

Хакимият башлыгы – яугир якташлар янында

Район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев якташыбыз БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин, үзенең контракт буенча РФ Кораллы Көчләренә кабул итүнең мәгълүмат эшчәнлеге буенча җәмәгать киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров белән берлектә хәрби операция зонасында яугир якташларыбыз белән очрашуларын дәвам итә.

Хакимият башлыгы – яугир якташлар янындаХакимият башлыгы – яугир якташлар янында
Хакимият башлыгы – яугир якташлар янында


Социаль челтәрләрендә хәбәр ителүенчә, якташ егетләребезгә барлык кирәкле мөһим әйберләр дә тапшырылган. Хакимият башлыгы хәрбиләр белән аралашып, аларны борчыган мәсьәләләрне ачыклый. Якташларыбызга киләчәктә дә бар яклап та ярдәм кулы сузар өчен район җитәкчеләре кайнар нокталарга кадәр барып, андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп кайта. Алар юлларда исән-имин йөрсен дигән теләктә булыйк.

Хакимият башлыгы – яугир якташлар янында
Хакимият башлыгы – яугир якташлар янында
Хакимият башлыгы – яугир якташлар янында
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас