ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
8 февраль 2024, 11:25

Иске Ихсанда күчмә Бердәм гаилә консультацияләре көне үтте

Бүген Иске Ихсан авылы клубында “Аек авыл” республика конкурсы чикләрендә күчмә Бердәм гаилә консультацияләре көне үткәрелде.

Иске Ихсанда күчмә Бердәм гаилә консультацияләре көне үттеИске Ихсанда күчмә Бердәм гаилә консультацияләре көне үтте
Иске Ихсанда күчмә Бердәм гаилә консультацияләре көне үтте

Биредә күпләп җыелган авыл халкына Гаилә хезмәте, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Күпфункцияле үзәк, Опека һәм попечительлек хезмәте, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия белгечләре, юрист, нарколог кызыксындырган сорауларга җаваплар, һөнәри киңәшләр бирде.
Мөрәҗәгать итүчеләр мондый чараларның уңайлылыгын һәм мөһимлеген билгеләде.
“Минем Күпфункцияле үзәк белгечләренә соравым бар иде. Алар бүген безнең авылга үзләре килгәннәр. Чакмагышка кадәр барырга вакытым юк иде, мәшәкатьләр дә күп. Соравыма анык итеп, аңлатып җавап кайтардылар. Мин бик канәгатьмен. Безнең өчен монда үзләре килүләре бик уңайлы, район үзәгенә кадәр барып йөрисе булмады. Зур рәхмәт белгечләргә”, – диде Иске Ихсан авылында яшәүче Римма апа Гыймалетдинова.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас