Тәрбияле, белемле, заман белән бергә атлаучы, ватанпәрвәр шәхес тәрбияләүдә мәдәни учреждениеләрнең ярдәме, роле бәһалап бетергесез зур.
Чакмагыштагы балалар приютында тәрбияләнүче балалар өчен кайда да булса экскурсиягә бару – үзе бер бәйрәм кебек. Алар өчен һәр чара үзенчә мавыктыргыч һәм фәһемле. Без тәрбияләнүчеләребез белән аеруча районның тарихи-туган якны өйрәнү музеенда булырга яратабыз. Музей хезмәткәрләре белән берлектә балаларны кече яшьтән үк туган ягыбызның тарихы, тормыш-көнкүреше, районыбызның данлыклы шәхесләре белән таныштыру аларны үз ягыбызның чын патриотлары итеп тәрбияләүгә, мәдәни белемнәрен арттыруга булышлык итә дигән фикердәбез.
Музей директоры Ләйсән Рифир кызыХәлимова безне һәрчак ачык йөз белән каршы алып, төрле тематик экспозицияләр буенча мавыктыргыч экскурсияләр үткәрә, малайлар-кызларыбызны кызыксындырган күп санлы сорауларга җавап бирә. Тәрбияләнүчеләребез аны һәрчак зур игътибар белән тыңлыйлар, экспонатларны кызыксынып карыйлар. Аларның музейдагы иң яраткан урыны – районыбызның хәрби даны залы. Монда якташ геройларның фотопортретлары урын алган, каһарманлыклары турындагы тарихи документлар урнаштырылган.
Музейның икенче этажында да балалар игътибарын җәлеп иткән янә бер урын бар. Мондагы киез белән эшләү үзәгендә булу да тәрбияләнүчеләребезгә бик ошый. Ләйсән Рифир кызы бу юлы балаларны коры киез белән эшләү технологиясе тарихы һәм серләре белән таныштырган осталык сәгатен үткәрде. Аларның күз алдында гади йонның энә ярдәмендә нинди дә булса уенчыкка яки эшләнмәгә әверелүен күрү балалар өчен әкияттәге тылсым кебек тоелды. Шуңа да малай һәм кызлар тарихны гына өйрәнеп калмый, үзләрен киез белән эшләүче осталар ролендә дә сынап карарга булдылар. Бу шөгыль алар өчен бик мавыктыргыч һәм фәһемле булды. Экскурсия ахырында балаларга истәлек өчен кечкенә бүләкләр дә тапшырылды.
Без музей хезмәткәрләренә, аеруча аның директоры Ләйсән Рифир кызына шундый кызыклы сәяхәт оештырган һәм тәрбияләнүчеләребезгә күңел җылысын бүләк иткән өчен бик тә рәхмәтлебез. Аларга эшләрендә бары тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.