1989 елның 15 феврале тарих битләренә безнең илнең соңгы солдатлары Әфганстан җиреннән чыккан көн буларак кереп калды. Әлеге көн ветеран әфганчыларны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык яугир-интернационалчыларны искә алу, хәтер көне дә. Быел совет гаскәрләрен чикләнгән континентын Әфганстан җиреннән чыгаруга 35 ел тула. Ун елга сузылган Әфган сугышында 15 меңнән артык Советлар Союзы гражданы һәлак булды. Райондашларыбыз да әлеге сугышның бар кыенлыкларын үз җилкәсендә татыган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгына багышланган тантаналы чаралар республиканың барлык районнарында үткәреләчәк. Районыбызда бу истәлекле датага багышланган чаралар башланды да инде.
7 февраль көнне районыбызның ДОСААФ бүлегендә яугир-интернационалчылар ату осталыгында ярышты. Чарада район әфганчы ветераннар советы оешмасы рәисе Рамил Йосыпов, әфганчылар Айдар Гатауллин, Рузил Миһранов, Хәлил Имаев, Ришат Шәехов, Җәүһәт Хәсәнов, Альфред Шәфыйков катнашты. Ярышларны ачу тантанасында район ДОСААФ бүлекчәсе начальнигы Ринат Ризванов, җыелучыларны сәламләп, иң көчлеләрнең җиңүен һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. Чараның судьясы Айдар Камалетдинов ярыш шартлары белән таныштырды.
Интернационалистар бер-берсе белән аралашып, дөнья хәлләрен уртаклашты, дустанә атмосферада вакыт үткәне сизелми дә калды. Ярыш булгач, җиңүчесе дә була. Ахырда нәтиҗәләр чыгардылар. Беренче урынны Альфред Шәфыйков яулады, икенче урында – Айдар Гатауллин, өченче урынга Хәлил Имаев лаек дип табылды.
Район әфганчы ветераннар советы оешмасы рәисе Рамил Йосыпов мондый чара оештырган өчен ДОСААФ җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, киләчәктә дә шулай очрашып, аралашып торырга дигән теләк белдерде.