+24 °С
Дождь
Кичә, 8 февральдә, Балалар иҗат үзәгендә яугир-интернационалчылар Җәүһәт Җәүдәт улы Хәсәнов, Илдар Вазыйх улы Хәмидуллин белән очрашу үткәрелде. Яугир-интернационалчылар белән аралашкач, укучыларда яугирләргә карата горурлык һәм соклану хисләре туды.
Бүгенге малайлар, киләчәктә – Ватан сакчылары, солдатларыбызга лаеклы алмаш булырлар, дип ышанасы килә.
Чара барышында Илдар Хәмидуллин патриотик җыр башкарды, укучылар шигырьләрен укып ишеттерде.
Дөньялар гына тыныч булсын, Әфганстан, Чечен фаҗигаләре башка кабатланмасын! Махсус хәрби операция тәмамланып, яугир якташларыбыз туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын!