Шушы көннәрдә Чакмагыш Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә әлеге бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Аларны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова, физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитетының әйдәүче белгече Айсылу Марат кызы Халитова тәбрикләп, яшьләр арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Район чемпионатында беренче урынны яулаган “Кристалл” командасы җиңүче исеменә лаек булды. Ул район үзәге яшьләрен берләштерә. Икенче урынга Иске Калмаш авылындагы “Транснефть-ЛПДС” оешмасы хезмәткәрләре командасы лаек булды. Спортның мини-футбол төрен үз иткән үсмерләрне берләштергән “Олимп” командасы район чемпионатында өченче урынга чыкты.
Моннан тыш, спорт ярышында осталыклары белән аерылып торган аерым уенчыларга да бүләкләр тапшырылды. Чемпионатның иң яхшы һөҗүмчесе булып Шамил Кадыйров танылды. Иң яхшы яклаучы исеменә Азат Гайсин лаек булды. Иң яхшы капкачы – Шамил Шәрифҗанов. Җиңүчеләргә бүләкләрне район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова тапшырды.