ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
9 февраль 2024, 06:45

Илназ – “Диктор тавышы -2024” конкурсы җиңүчесе

Шушы көннәрдә танылган диктор Әхәт Мортазинның тууына 65 ел тулу уңаеннан Уфада "Диктор тавышы-2024" конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр.

Илназ – “Диктор тавышы -2024” конкурсы җиңүчесеИлназ – “Диктор тавышы -2024” конкурсы җиңүчесе
Илназ – “Диктор тавышы -2024” конкурсы җиңүчесе


Башкортстанның халык артисты Әхәт Мортазин истәлегенә багышланган иҗади ярыш быел бишенче тапкыр узды. Аны оештыручылар – Учалы районы мәгариф идарәсе һәм Бөтендөнья башкортлар корылтае белән берлектә "Юлдаш" радиосы.

Конкурска 80нән артык иҗади эш килгән. Анда Учалы, Белорет, Зилаер, Стәрлетамак, Ишембай, Салават, Әбҗәлил, Мәләвез, Гафури, Чакмагыш районнары, Чиләбе өлкәсе укучылары актив катнашты.
Үрнәк урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Илназ Самат улы Гәрәев конкурста катнашып, җиңүче Дипломына лаек булды.
Конкурста шартларына ярашлы, Илназ “Авыл яңалыклары” һәм “Мәктәп тормышы” дип аталган ике видеоролик төшереп җибәргән. Илназ укуда да алдынгы, бик актив егет булып үсә. Сәнгатьле итеп шигырь уку конкурсларында Илназ актив катнаша, бүгенге көндә ул “Ватаным өчен” шигыре белән Дүртөйледә үтәчәк конкурска әзерләнә.
Аны җиңүе белән котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар теләп калабыз!

Илназ – “Диктор тавышы -2024” конкурсы җиңүчесе
Илназ – “Диктор тавышы -2024” конкурсы җиңүчесе
Илназ – “Диктор тавышы -2024” конкурсы җиңүчесе
Илназ – “Диктор тавышы -2024” конкурсы җиңүчесе
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас