+24 °С
Яңгыр
Алар белән окоп шәмнәре ясыйбыз, махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезгә алар бик кирәк! "- ди Яңа Балтач урта мәктәбе укытучылары һәм хезмәткәрләре. Окоп шәмнәре озак вакыт янарга сәләтле, дымланмыйлар, җилдә сүнмиләр. Алар дүрт сәгатьтән сигез сәгатькә кадәр яна ала. Кулдан ясалган шәмнең җылысы да күбрәк, солдатлар бу шәмнәр белән калай мичтә ризык әзерли, юеш киемнәрен киптерә ала икән. "Изге эшебез – махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якыннарыбыз, балаларыбыз өчен! Барысы да җиңү өчен!"- дигән теләктә Яңабалтачлылар.