+24 °С
Яңгыр
Моның өчен 5 литрлы пластик су шешәсеннән мини-теплица ясый аласыз. Шешәне яткызып куеп, өстен капкач барлыкка килерлек итеп кисәргә, артык суы агып чыксын өчен аскы ягына кызган кадак белән тишекләр тишәргә кирәк. Уңдырышлы туфрак тутырырга һәм орлыкларны чәчәргә була. Тишелеп чыгып үсентеләр ныгыганчы капкачын ябык тотыгыз. Әледән-әле ачкалап җилләтеп алырга онытмагыз. Үсентеләр ныгыгач аерым савытларга күчерә аласыз. Чыганак: ВК "Бакча" сәхифәсе Фото интернеттагы ачык чыганаклардан алынды