Быел ул Русиядә 42нче тапкыр оештырыла. Әлеге ярышлар анда катнашучылар саны һәм географик киңлеге буенча дөньядагы иң күләмле спорт чараларының берсе булып тора. Бу чараны үткәрүнең төп максаты – яшь буынны һәм өлкәннәрне чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм физкультура белән спортны артабан үстерү. Әлеге зур спорт бәйрәме безнең Чакмагыш районында да, һәрвакыттагыча, күп кеше катнашлыгында барлык авыл биләмәләрендә дә оештырылды. Соңгы елларда гамәлгә кергән күркәм традиция буенча, Чакмагыш авыл биләмәсендә ул "Карагай" базасы территориясендә үткәрелде. Шимбә көннең салкын, кояшлы иртәсендә мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, педагоглар, район үзәгендә яшәүчеләр, чаңгы спортын үз итүче якташлар, спорт ветераннары һәм күрше район вәкилләре стартка чыкты. Көннең суыклыгына карамый бу көнне ярышларга килүче райондашларны Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов сәламләде һәм бәйгедә уңышларга ирешүләрен теләде. Ярышлар ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында төрле яшь категорияләре буенча бүленеп оештырылды. Чара ахырында җиңүчеләргә һәм призерларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара югары дәрәҗәдә үткәрелеп, һәркемгә чын мәгънәсендә спорт, рух күтәренкелеге һәм сәламәтлек бәйрәме кәефе бүләк итте. Ярышларда катнашып, дистанцияне үткән чаңгычылар кышкы урманның саф һавасын сулап, аның матурлыгына сокланып, күңел канәгатьлеге алуларын билгеләделәр.