ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
11 февраль 2024, 08:35

Орлыкларны нинди контейнерга чәчәргә?

Сок яки сөттән калган тетра-пак яки иттән бушаган пластик савытларга чәчәргә мөмкин. Тетра-пакның бер ягын кисеп алабыз да горизонталь яссылыкта куябыз.Пластик стаканнар да уңайлы.

Орлыкларны нинди контейнерга чәчәргә?Орлыкларны нинди контейнерга чәчәргә?
Орлыкларны нинди контейнерга чәчәргә?

Йомырка кабыгын да эшкә җигәргә була. Аңарга кыяр, баклажан, кабак, кавын, ташкабак орлыгын чәчә аласыз. Бигрәк тә кыяр өчен җайлы. Бу ысулны грунтка чыгарып утыртырга 15-20 көн кала чәчелә торган орлыклар өчен кулланырга киңәш итәбез. Шуны да истә тотыгыз: йомырка кабыгы бөтен культура өчен дә туры килми. Чәй пакетларын да кулланыгыз. Пакетның җебен һәм өске өлешен кисеп алыгыз да туфрак өстәгез һәм бер-ике орлык салыгыз. Чәй түбе торфлы таблетканы алыштыра. Әкәм-төкәм ысулы белән үстерү дә популяр. Моның өчен ламинат астына салып калдырыла торган подложка (төзелеш материаллары сатыла торган кибетләрдә рулонлап сатыла) яки полиэтилен пакет кулланыла. Бигрәк тә аңарда борыч, томат, баклажан, ташкабак, кәбестә, чәчәк яхшы үсә. Подложкадан тасмалар кисеп алабыз да туфрак җәябез. Орлык сибеп, әкәм-төкәм итеп төрәбез. Туфраксыз да үстереп була бу ысул белән. Моның өчен подложка өстенә берничә катлы бәдрәф кәгазен җәясе була. Аңа пульверизатор белән су сиптереп алабыз. Орлыкны подложкадан 1 см ераклыкта чәчәбез. Орлыклар арасы 2 см булырга тиеш. Әкәм-төкәм итеп төрәбез дә үзеннән зуррак савытка утыртып куябыз. Целлофан пакетка да ярый. Орлыклы ягы өскә карап торырга тиеш. Контейнер төбенә су салабыз. Орлык тиешелеп чыкканчы, пленка белән яки капкач белән каплыйбыз. Вакыт-вакыт җилләтеп алабыз. Әфлисун согы яратучылар орлыкны цитруслы стаканнарга чәчә ала. Әфлисунны икегә бүлеп, кабыгына грунт тутырып, бер-ике орлык төртеп куегыз. Соңыннан аны ачык грунтка да шул килеш чыгарып утыртып була. Әмма туфракка аны әчетә торган материал яки доломит оны кушыгыз. Бу әче туфракка мохтаҗ үсентеләр өчен кирәк. Әфлисун кабыгындагы ис корткычларны да куркытачак. Әлеге ысул соңыннан күчереп утыртыласы культуралар яки тишелеп чыгуга ук утыртып була торган, әйтик, кыяр, ташкабак өчен уңайлы. Чыганак: https://vk.com/wall-214119016_5853

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас