-1 °С
Болытлы
Башкортстанда һава торышы алдагы көннәрдә салкын булмакчы. Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, дүшәмбе, 12нче февральдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 8 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә -21,-26, урыны белән -28,-33, көндез -8,-13,-18 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык.