ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
13 февраль , 15:50

Авылның киләчәген хәстәрләп

Тайняш авыл Советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр 2017 елдан башлап Җирле инициативаларны хуплау программасында катнаша.

Авылның киләчәген хәстәрләп
Авылның киләчәген хәстәрләп

Тәүге еллардан ук күркәм нәтиҗәләргә ирешеп, аның халык тормыш-көнкңрешен яхшыртуга булышлык итүенә инангач, бу игелекле гамәлдә катнашу аеруча актив башкарыла. Алдагы елларда бу программа чикләрендә авыл биләмәсендәге эшләрне башкару өчен “Беларус” тракторы алынды, мәктәп бинасының түбәсе яхшылап ябылды һәм тәрәзәләре алыштырылды, парктагы ял итү мәйданчыгына брусчатка җәелде. Бу төзекләндерү-яңарту эшләре барысы да авыл халкы тырышлыгы, якташлар ярдәме белән башкарылды.
Һәркайсыбыз аңлый, мәктәп – авылның бүгенгесе, ышанычлы киләчәге. Шуңа да ата-аналар, укучылар, авыл халкы белән киңәшләшкәннән соң, агымдагы елда да бу программада катнашып, мәктәп алдын төзекләндерергә булдык. Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен мәктәп территориясен төзекләндерү максатында брусчатка катламын җәюне күзаллаган проект тәкъдим итәргә килештек. Максатыбыз – авылның белем учагы территориясен заманча итеп матурлап, укучыларга, әти-әниләргә уңайлылык, күркәмлек булдыру. Төзекләндерелгән мәйданда укучылар белән анда ачык һавадагы чаралар үткәрү дә күпкә уңайлы булачак.
Проектны тормышка ашыру өчен инициатива төркеме сайланды. Аның әгъзалары проектны тормышка ашыру өчен бар тырышлыгын юнәлтәчәк.
(Язманың тулы вариантын “Игенче” гәзитендә укырга була.)

Автор:Гүзәлия Бәдертдинова, инициатива төркеме рәисе.
Читайте нас: