ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
13 февраль , 15:40

Батырлыкка һәрчак урын бар

Чакмагыш балалар китапханәсендә “Әфганстан – йөрәк ярасы” дигән баш астында батырлыкка багышланган чара үтте. Аны китапханәче Лилия Фидай кызы Арысланова фактларга нигезләнеп язган сценарие буенча мавыктыргыч итеп алып барды.

Батырлыкка һәрчак урын бар
Батырлыкка һәрчак урын бар


“Нәрсә соң ул батырлык? Аның мәгьнәсен һәркем, үзенең тормышка карашыннан чыгып, үзенчә аңлый. Батырлык – ул чиксез ихтыяр көче, шулай ук тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә. Бүгенге очрашуыбыз нәкь менә шундыйлар – Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь калган солдатлар һәм шул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче яугирләр турында”, –дип чараны башлап җибәрде ул, утны-суны кичкән, авыр сынауларны җиңгән лачыннарга тирән хөрмәтен белдереп. Шул каһәрле сугышта катнашкан яугирләрнең берсе, Башкорстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән үзешчән композитор, Тайняш мәдәният йорты директоры Илдар Хәмидуллинга сүз бирде.
Әфган сугышы тәмамлануга 35 ел узды. Әмма сугыш китергән яралар һаман да уңалмый, еллар үткән саен тирәнәя генә бара сыман. Ниндидер могҗиза белән исән кайткан ир-егетләр бу хакта ачылып сөйләргә яратмый. Менә әле дә Илдар Вазыйх улы, 18-19 яшьлек елларына кире кайтып, шул чактагы күргәннәре-кичергәннәре турында тыйнак кына сөйләп китте. Аның чыгышы залдагы үсмерләрне тырышып укырга, спорт белән дус булырга, дуслыкны саклый белергә, илгә лаеклы алмаш булып үсәргә чакыру булып кабул ителде. Илдар Вазыйх улының көйләр язу, җырлар иҗат итү өлкәсендәге эшчәнлеге игътибарга лаеклы. Әфган илендәге хәрби хәрәкәтләр вакытында кичергәннәреннән ул үзәкләрне өзгеч моңнар тудырган. Узган ел февраль аенда «Игенче» гәзите редакциясе һәм Марис Нәзиров исемендәге «Чакмагыш чаткылары» иҗат берләшмәсе белән берлектә район мәктәпләре арасында «Батырлыкка һәрчак урын бар!» дигән конкурс игълан ителгән иде. Конкурсның максаты – сәләтле балаларны табу, арытаба иҗади юнәлеш бирү генә түгел, ә бәлки яшь буынны батырлар үрнәгендә, ватанпарвәрлек рухында тәрбияләү, нинди генә шартларда да югалып калмаслык, үзен саклый алырдай физик яктан көчле, сәламәт – гомумән, илнең киләчәге өчен ышанычлы алмаш булып үсүенә булышлык итү дә иде. Конкурста катнашучылардан батырлык дәресләре, ватанпарвәрлек чаралары, спорттагы уңышлар, Әфган сугышында катнашучылар турында язмалар, фотолар, сценарийлар язу соралды. Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең мәгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесе тарафыннан барлык мәктәпләргә дә конкурсның положениесе җибәрелде. Һәр мәктәп бәйгедә үзенчә катнашты. Бу җәһәттән Чакмагыш беренче мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Элина Гыйләҗева (җитәкчесе Ф.Ф. Галләмова) «Поэтическое творчество воинов- афганцев» дигән темага күләмле фәнни хезмәт башкарды. Анда Илдар Хәмидуллинның иҗатын өйрәнүгә зур урын бирелгән. Билгеле, балалар тарафыннан башкарылган беренче олы хезмәтләр районның батырлары турындагы «Чакмагыш лачыннары» китабында лаеклы урын алды.
Гимназия укучыларының активлыгы турында аеруча әйтеп үтәргә кирәк. Алар шул мәктәптә белем алган, солдат бурычын Әфган илендә үтәгән яугир, яу яланында геройларча һәлак булган Чакмагыш егете Рифкать Гәрәев истәлегенә хәрби-спорт чаралары үткәрде, аның тормыш юлын өйрәнү буенча фәнни эшчәнлек, эзләнү-тикшерүләр алып барды, сценарийлар язды, шигырьләр иҗат итте, хәтта видеороликлар җибәрделәр. Болар хакында «Чакмагыш лачыннары» китап-тупланманы төзүче Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълумат хезмәткәре, Шаһит Ходайбердин һәм Вазыйх Исхаков исемендәге премияләр лауреаты, «Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен» билгесе иясе Рәзифә Гали кызы Сәхапова бәян итте.
Гимназиянең конкурста җиңү яулаган җиденче сыйныф укучылары Ралина һәм Азалия Гарифуллиналарның чыгыш ясавы чараның тәрбиявилеген арттырды.
– Без үз гомерен куркыныч астына куеп яралы иптәшен коткарган Рифкать Гәрәевның тормышын өйрәндек. Аның исемен йөрткән урам кешеләре белән очраштык, Рифкатьнең апасы Роза Рәис кызы белән әңгәмә үткәрдек һәм боларның һәммәсен дә видеорепортаж, видеороликлар итеп тупладык. Районның күренекле, игелекле кешеләре белән очрашып видеорепортажлар эшләүне дәвам итәбез. Шундый изгелекле кеше Данис Кәшфи улы Шәрипов турындагы интервью республика күләмендә оештырылган «Атайсал. Безнекеләр. Знай наших!» Беренче фестиваленә тәкьдим ителде, 120 эш арасында «яхшы» дип танылып җиңү китерде – икенче урынны яуладык, бу хактагы материал да яңа китапка кереп тарихка калды, – дип башкарганнары белән уртаклашты кызлар.

Батырлыкка һәрчак урын бар
Батырлыкка һәрчак урын бар
Батырлыкка һәрчак урын бар
Батырлыкка һәрчак урын бар
Батырлыкка һәрчак урын бар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: