+24 °С
Яңгыр
Әлеге ансамбль – бай тарихлы коллективларның берсе. Ул узган гасырның 60нчы елларында баянчылар, гармунчылар һәм мандолиначылар түгәрәкләре нигезендә оештырыла. Бераздан ансамбль тагын да зурая. 2002 елда аңа “халык уен кораллары ансамбле” исеме бирелә. Бу коллективка яңа сулышны Русиянең халык мәгарифе отличнигы, Чакмагышның шәрәфле шәхесе, Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен медале белән бүләкләнгән Ринад Кәримов өрә. Ансамбльдә 50 гә якын кеше шөгыльләнә.