ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 февраль , 15:45

Яхшы әтидән башка яхшы тәрбия юк

«Яхшы әтидән башка яхшы тәрбия юк”, – ди халык. “Күпме мәктәпләр, институтлар, университетлар булуга карамастан, яхшы әтидән башка яхшы тәрбияле балалар да була алмый”, – дип язган Николай Карамзин да. Һәм бу, чыннан да, шулай. Чөнки әтиләр – гаиләнең йөрәге, баланың терәк-таянычы.

Яхшы әтидән башка яхшы тәрбия юк
Яхшы әтидән башка яхшы тәрбия юк
 Әти кеше еш кына дөньяви эшләр белән мәшгуль булганлыктан, бала тәрбияләгәндә күп мәшәкатьләр әниләр өстенә төшә. Ләкин бала тәрбияләгәндә әтиләр дә мөһим роль уйнарга тиеш. 
Чакмагыш үзәк китапханәсендә узган “Чын ир-егетләр” дип исемләнгән чарада да сүз шул хакта барды. Бирегә Башкортстан-аграр технология колледжының Чакмагыштагы филиалы студентлары белән очрашуга һөнәри өлкәдә уңышларга ирешүдән тыш,  гаиләсе өчен өзелеп торучы  үрнәкле гаилә башлыгы, чын ир-егетләргә генә хас күркәм сыйфатларга ия булган  иң яхшы әтиләр – Яңа Балтач авылыннан Фәргать Тәлгать улы Батыршин һәм Уйбулаттан Илшат Хаҗип улы Гыйззәтуллин чакырылды. 
Фәргать Тәлгать улы 1991 елдан Яңа Балтач урта мәктәбендә информатика һәм физик  культура укытучысы булып хезмәт сала. Тормыш иптәше Гөлшат Рәшит кызы белән 3 балага   гомер бүләк итеп, яхшы тәрбия биреп үстергән алар. Бүген алар 4 оныклары өчен дә өзелеп торучы картәти һәм нәнәй. 
Батыршиннар гаиләсендә әти-әни үрнәгендә балаларны яхшы тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Ике ул һәм бер кызлары  кечкенәдән үк эшсөяр булып, йорт яны хуҗалыгында эшләшеп, мәрхәмәтле, намуслы һәм тәртипле булып үсә.  
“Әтиебез  аз сүзле кеше иде. Колхозда комбайнчы, тракторчы булып эшләде. Ул аз сөйләде һәм   өйрәтергә яратмады. Аның беркайчан да: “Моны эшлә, тегене эшлә”,  – дигәне булмады.  Мин өйләнергә уйлагач, ул миңа: “Күп сөйлисе түгел, син, улым,  минем кебек яшәргә тиеш”, – диде. Мәктәптә 40 елга якын эшлим. Күп гаиләләр, балалар күрдем, күп укучылар чыгардым. Төрле гаиләләр бар. Минемчә, гаиләдә барысы да әти-әниләре үрнәгеннән тора. Бала һәрнәрсәне алардан күреп үсә. Үзең алар өчен өлге булмасаң, аңлатып-әйтеп тәрбияләүнең фәтүвәсе юк. Мин дә әтием кебек балаларыма үзем яхшы үрнәк булырга тырыштым, яшьтән үк спортны яратам, гаиләм дә спорт белән дус”, – дип әти тәрбиясе турында сөйләп үтте Фәргать Тәлгать улы.
Илшат Хаҗип улы Гыйззәтуллин – Әфган сугышы ветераны һәм   яхшы гаилә башлыгы да.  Тормыш юлдашы Ильвира Фәнәвис кызы белән корган тату гаиләләрендә алма кебек өч кызга яхшы тәрбия биреп үстергәннәр.  Балаларының казанышлары – Гыйззәтуллиннарның горурлыгы. Илшат Хаҗип улы үзе дә кызлары өчен һәрнәрсәдә үрнәк, тырыш гаилә башлыгы,   сәламәт яшәү рәвеше алып бара.  
  “Балаларны яратсаң, алар сине ярата. Өйгә кайтып керүеңә аларның  сине йөгереп килеп кочаклап алулары гына ни тора! Бәләкәйдән эш сөеп үстеләр. Үз теләкләре белән тырышып укыдылар, өчесе дә югары белемгә ия булдылар. Балалар яхшы тәрбия алып үссен өчен өйдә тыныч атмосфера хөкем сөрергә тиеш, талаш-ызгыш булырга тиеш түгел, зыянлы гадәтләрдән ерак тору мөһим. Балалар бит алар  һәр нәрсәне күңелләре аша үткәрә, үз эчләренә сеңдерә бара”,  – ди бала җанлы Илшат Хаҗип улы. 
Чара ахырында  Фәргать Тәлгать улы Батыршин һәм  Илшат Хаҗип улы Гыйззәтуллин якыннарын яратканнары һәм аларга ярдәм итүләре, аталыкның лаеклы үрнәге булулары өчен  “Әти батырлыгы” җәмәгать бүләге номинантлары дипломы белән бүләкләнде. 
Гаилә кыйммәтләре, әти тәрбиясе, Ватанны сөю темаларын үз эченә алган күркәм очрашу яшьләр өчен бик тәрбияви һәм фәһемле булды. 
“Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул”, – дип юкка гына әйтмәгәннәр.  Туган илебезне саклау, аңа хезмәт итү – һәр сәламәт ир-егетнең изге бурычы. Максатчан, көчле рухлы булыгыз, тормыш сынауларына бирешмичә, Туган илебезгә  игелек күрсәтердәй лаеклы   кешеләр булып үсегез, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Күңелгә якын һөнәр сайлап, исән-сау укып чыгып, эшләргә насыйп булсын сезгә. Бәхетле, уңышлы кеше булу да   әнә шушы – сәламәтлек, терәк-таяныч булырдай яхшы гаиләң, яраткан эшең булу белән бәйле”,  – дигән теләк-киңәшләрен җиткерде егет-кызларга хөрмәтле кунаклар. 
Яхшы әтидән башка яхшы тәрбия юк
Яхшы әтидән башка яхшы тәрбия юк
Яхшы әтидән башка яхшы тәрбия юк
Яхшы әтидән башка яхшы тәрбия юк
Яхшы әтидән башка яхшы тәрбия юк
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: