+24 °С
Яңгыр
Агымдагы елның ил Президенты В.В.Путин тарафыннан Гаилә елы тип игълан ителүен күз уңында тотып, анда балалар һәм ата-аналар күмәкләп чакырылды. Алар бергәләп музыкаль флешмобта, төрле бәйге һәм эстафеталарда катнашып, күңел ачты. Мондый чаралар гаилә әгъзаларының ял сәгатьләрен файдалы, күңелле итеп оештырып кына калмый, аларның рухи бәйләнешләрен тагын да ныгытуга булышлык итә. Ә инде саф һавадагы хәрәкәтле уеннарның балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә файдалы булуын бөтенбез дә яхшы белә. Бәйрәмдә катнашучылар аннан күтәренке кәеф, уңай энергия белән, бердәмлек рухын тоеп таралышты. Бу күңелле чараны Чакмагыш гимназиясе педагоглары оештырды.