ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
14 февраль 2024, 10:25

Егетләр армия хезмәтенә әзерме?

Егетләр арасында узган хәрби-гамәли спорт төрләре буенча спартакиада иң көчлеләрне ачыклады

Егетләр армия хезмәтенә әзерме?Егетләр армия хезмәтенә әзерме?
Егетләр армия хезмәтенә әзерме?

Үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү дәүләтнең иң мөһим бурычларының берсе булып тора. Әлеге мәсьәләгә районыбызда зур игътибар бирелә.
Бүген, 14 февральдә, Башкортстан дәүләт аграр-технология колледжы филиалында район ДОСААФ бүлеге белән берлектә хәрби-гамәли спорт төрләре буенча спартакиада үтте. Анда армия сафларына чакырылырга тиешле егетләр арасында ярышлар узды. Район хәрби комиссары Альберт Хәбировның үгет-нәсыйхәтләреннән соң, егетләр биремнәрне үтәргә кереште. Алар пневматик винтовкадан атуда, противогаз киюдә, йөгерүдә, автоматны сүтеп-җыюда, көч күнегүләрендә көч сынашты.
Судьялар Айдар Камалетдинов, Азамат Гәрәев, Рим Хуҗин, Җәүһәт Хәсәнов, Йосыпҗан Джумаев Илгизәр Гәскәров нәтиҗәләр чыгарып, ярышларга үз бәясен бирде.
Беренче урынны белем йортының 402 төркем егетләре Линар Гәрәев, Ильяс Махиянов, Илсур Хамматов, Илназ Ямалетдинов, Фоат Имәметдинов алды. Икенче урынга 303, 304 төркемнәреннән Артур Сухов, Ризван Латыйпов, Данис Сәлимов, Динис Баязитов, Данил Комаров лаек булды. Өченче урынга 402 төркем укучылары Илсур Гайнанов, Данил Закиров, Илвир Кәримов, Радислав Ибеев, Илмир Ахунов чыкты.
Призер командалар һәм яхшы нәтиҗә күрсәткән катнашучылар Дипломнар алды.

Егетләр армия хезмәтенә әзерме?
Егетләр армия хезмәтенә әзерме?
Егетләр армия хезмәтенә әзерме?
Егетләр армия хезмәтенә әзерме?
Егетләр армия хезмәтенә әзерме?
Егетләр армия хезмәтенә әзерме?
Егетләр армия хезмәтенә әзерме?
Егетләр армия хезмәтенә әзерме?
Егетләр армия хезмәтенә әзерме?
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас