ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
14 Февраля 2024, 12:50

Әфган егетләре сугышчан дусларын искә алдылар

Әфган егетләре... Аларны юкка гына шулай дип атамыйлар.

Әфган егетләре сугышчан дусларын искә алдыларӘфган егетләре сугышчан дусларын искә алдылар
Әфган егетләре сугышчан дусларын искә алдылар

Чөнки алар туган илебезгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыккан егетләр бит алар. Бу ир-егетләр бүгенге тормышта да бер-берсе белән араны өзмәскә тырышып, аралашып, элемтәдә яшиләр. 15 февральдә Русиядә Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруның 35 еллыгы билгеләп үтелә. Бу таулар иленең утлы юлларын үткән якташларыбыз бүген дә яугир дусларының якты истәлеген хөрмәтләп яши. Интернационалчы-яугирләрнең район оешмасы рәисе Рамил Рәшит улы Йосыпов җитәкчелегендә ел саен шушы истәлекле дата алдыннан алар җирләнгән зиратларга барып, чәчәкләр салалар, төрле чараларда, очрашуларда бүгенге укучыларга, яшьләргә алар турындагы истәлекләрне җиткерәләр. Мондый иске алу чаралары быел да үтә. Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән русиялеләрне искә алу көне алдыннан интернационалчы -яугирләрнең район оешмасы рәисе Рамил Рәшит улы Йосыпов бер төркем Әфган юлын үткән якташ ветераннар белән очрашып, кабат утлы яшьлек хәтирәләрен яңарттылар. Алар Иске Калмаш, Ташкалмаш, Иске Ихсан, Чакмагыш, Юмаш, Калмашбаш, Рапат авылларындагы Җиңү парклары, зиратларда булып, һәлак булган батырларыбызның һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар, яугирләребез турындагы истәлекләрне яңарттылар. Моннан тыш, ветераннар күчтәнәчләр алып, бу сугышта улларын мәңгелеккә югалткан әниләр янында да булып, хәлләрен белеште, мәрхүм дусларын искә алды. Районда бу каһарман якташларыбызның исемнәре алар укыган мәктәпләрдә, яңа урамнарда мәңгеләштерелде, алар истәлегенә ел саен төрле патриотик һәм спорт чаралары үткәрелә. Әле бүген дә яшь солдатлар кебек төз гәүдәле, киң җилкәле, кыю һәм батыр Әфган сугышы ветераннары сугышта ятып калган яки төрле тән һәм рухи җәрәхәтләрдән вакытыннан алда вафат булган хәрби дусларының яшь буын өчен ватанпәрвәрлек үрнәге булып торуларын, ихтирам һәм хөрмәткә лаек кешеләр булуын билгеләдләр. “Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Үсеп килүче буын да бу батырлыкларны онытмасын, алар да шулай киләчәктә якташларыбызны хөрмәтләү, искә алу традициясенә тугры калсын иде”, – дигән теләкләрен җиткерде әфган ветераннары, чарада катнашучы укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Әфган егетләре сугышчан дусларын искә алдылар
Әфган егетләре сугышчан дусларын искә алдылар
Әфган егетләре сугышчан дусларын искә алдылар
Әфган егетләре сугышчан дусларын искә алдылар
Әфган егетләре сугышчан дусларын искә алдылар
Әфган егетләре сугышчан дусларын искә алдылар
Әфган егетләре сугышчан дусларын искә алдылар
Әфган егетләре сугышчан дусларын искә алдылар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас