Биредә ул табиб-белгечләр, участок терапевтлары, рентген кабинеты, шикәр диабетын профилактикалау мәктәбе, балалар консультациясе эшчәнлеге белән танышты.
“Хәзер табиб-белгечләргә күренер өчен чакмагышлылар башкалага барып йөрми. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча сафка кертелгән яңа поликлиникада авыруларны дәвалау өчен заманча шартлар тудырылды. Яшь белгечләрне эшкә алдык, аларның икесе – балалар табибы. Булачак әниләр өчен поликлиникада зур блок барлыкка килде: УЗИ һәм башка кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән хатын-кызлар консультациясе ачылды. Поликлиникада район халкын онкологлар, эндокринологлар, неврологлар, күз табиблары һәм башка белгечләр кабул итә”, – ди район үзәк дәваханәсенең баш табибәсе Алина Латыйпова.
Марьяна Лысенко район поликлиникасына югары бәя бирде һәм бу объектны Русиянең сәламәтлек саклау өлкәсендә зур үзгәрешләр үрнәге булуын билгеләп үтте. Башкорстанда тармакны үстерү өчен бик күп эшләр башкарылган, шул исәптән яңа медицина учреждениеләре төзү, аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү һәм алдынгы медицина технологияләре кертү.
“Чакмагыш районында авыл медицинасына кагылышлы актуаль мәсьәләләр эффектлы чишелеш тапкан. Биредә бар да тәртиптә: яңа поликлиника, заманча җиһазлар. Поликлиникада яшь һәм үз эшен белеп башкарган коллектив хезмәт сала. Аларның перспективалары яхшы. Алар авыл халкын югары дәрәҗәле медицина белән тәэмин итүдән башка, үсешкә омтылучан”, – диде Марьяна Лысенко.
Мәскәү клиникасы җитәкчесе шулай ук районыбызда “Авыл табибы” программасы актив тормышка ашырылуын билгеләп үтте.
Әйтеп үтәргә кирәк, эш сәфәре кысаларында, ул башкалабыз Уфа һәм республиканың иң зур медицина учреждениеләрендә булды.