Эшсезлекнең тарихи минимумы яңартылды һәм узган елның сентябрь-ноябрь айларында 2,2% тәшкил итте, бу шулай ук Русия буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк . “Оператив мәгълүматлар буенча, агымдагы елның гыйнварында теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсе 0,6% тәшкил итә”, — дип белдерде Министрлар Кабинеты башлыгы. Шул ук вакытта ваклап сату товар әйләнеше 10,7 процентка арткан, ә инфляция темплары республикада тулаем ил буенча 106,9 процентка караганда азрак. Русиядә – 107,4%, Идел буе федераль округында — 107,2%, дип билгеләп үтте Андрей Назаров. Язгы кыраулар һәм җәйге корылык авыл хуҗалыгы җитештерү темпларының кимүенә китерсә дә, Башкортстанга аграр продукциянең төп төрләре буенча 100 проценттан артык үз-үзен тәэмин итүгә тотрыклы чыгуына комачауламады. Чыганак: Башинформ