ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
15 февраль 2024, 17:55

37 градуска кадәр суытачак

16 февраль көнне республикада һава торышы бик салкын арктик һава тәэсирендә үзгәрәчәк.

37 градуска кадәр суытачак37 градуска кадәр суытачак
37 градуска кадәр суытачак

Төнлә һәм иртән температура -25..-30, урыны белән -37 градуска кадәр булыр дип көтелә, көндез -15..-20˚градустан артмаячак. Явым-төшем көтелми. 17 февральдә антициклон көньяк-көнчыгышка таба хәрәкәт итә башлый. Республиканың көнбатыш районнарында бераз кар явачак, көнчыгыш районнарында явым-төшем көтелми. Салкыннар йомшарачак, төнлә минус 16-21С, көндез минус 10-15 градус булачак. 18 февральдә төнлә явым-төшем аз булачак. Көндез Башкортостанның көнбатыш районнарында секундына 15 метрга кадәр җил, буран чыгуы көтелә. Төнлә температура -13-18, көндез - 6-11 градус булыр дип фаразлана. БР Гидрометүзәгенең фаразы буенча, киләсе атна башында кар, буран һәм көчле җил чыгуы көтелә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас