ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 февраль 2024, 09:50

«Әфганстан безнең йөрәкләрдә» рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды

Агымдагы елның 18 гыйнварыннан 9 февральга кадәр Яшьләр үзәге Русиядә Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруның 35 еллыгына багышланган «Әфганстан безнең йөрәкләрдә» рәсемнәр конкурсын үткәрде.

«Әфганстан безнең йөрәкләрдә» рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды«Әфганстан безнең йөрәкләрдә» рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды
«Әфганстан безнең йөрәкләрдә» рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды

 Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге: 14-17 яшьлекләр, 18-35 яшькә кадәрге укучылар һәм яшьләр катнашты. Рәсемнәр төрле техникада: оригиналь материаллар да, гади каләм дә кулланылып башкарылды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча түбәндәге катнашучылар җиңүчеләр һәм призерлар дип танылды:
14-17 яшьлекләр категориясендә: 1 урын – Э.Гыйзатуллина (14 яшь), Советлар Союзы Герое Г.Х. Латыйпов исемендәге Иске Бәшир урта мәктәбе. И. Шәйхуллин (17 яшь), БАТКның Чакмагыштагы филиалы, 1 курс студенты.
2 урын – М. Корбанова (14 яшь), Тозлыкуш урта мәктәбе.
К. Хәмидуллина(14 яшь), Рапат урта мәктәбе.
3 урын – Т. Зыязетдинов (15 яшь), Калмашбаш урта мәктәбе.
18-35 яшьлекләр арасында: 1 урын – И. Кәримов (20 яшь), БАТКның Чакмагыштагы филиалы, 4 курс студенты.
2 урын – И. Садриева(22 яшь), Яңа Коты авылы.
3 урын – И. Саматов (30 яшь), Чакмагыш беренче урта мәктәбенең тарих укытучысы.
Конкурс җиңүчеләре грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Барлык катнашучыларга да активлыклары өчен рәхмәт.

«Әфганстан безнең йөрәкләрдә» рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды
«Әфганстан безнең йөрәкләрдә» рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды
«Әфганстан безнең йөрәкләрдә» рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас