+21 °С
Болытлы
Чакырылган кунаклар – шушы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ветераннар Ф.Р. Садыйков һәм Н.А. Шабазов үзләренең интернациональ бурычларын намус белән үтәүләре, шушы темага кагылышлы истәлекләре белән уртаклаштылар. Патриотик чара укучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Очрашуда катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тын торып искә алдылар. Дәрес ахырында мәктәп директоры Ф. Р. Баһманова һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары М. Г. Арысланова кунакларга эчтәлекле чыгышлары һәм патриотик тәрбия бирү эшчәнлегендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр.