ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 февраль 2024, 09:25

Гимназиядә Башкортстан дәүләт агарар университеты вәкилләре белән очрашу узды

12 февральдә Башкортстан дәүләт агарар университетының икътисад һәм менеджмент кафедрасы доценты Гүзәлия Заһир кызы Ситдыйкова (Чакмагыш 2 нче урта мәктәбе тәмамлаган, бүгенге көндә гимназия исемен йөртә) һәм ит, сөт продуктлары технологиясе һәм химия кафедрасы профессоры Хәмит Харис улы Таһиров Чакмагыш гимназиясендә һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрделәр.

Гимназиядә Башкортстан дәүләт агарар университеты вәкилләре белән очрашу уздыГимназиядә Башкортстан дәүләт агарар университеты вәкилләре белән очрашу узды
Гимназиядә Башкортстан дәүләт агарар университеты вәкилләре белән очрашу узды

 Чарага шулай ук Башкортстан АССРның атказанган фән эшлеклесе, БР Фәннәр академиясе академигы, химия фәннәре докторы, профессор Илдус Барый улы Абдрахманов чакырылды. Аграр университет вәкилләре булачак абитуриентларга 2024 елгы кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре, «БР авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы турында сөйләделәр, аларны югары уку йортының белем бирү программаларын әзерләү юнәлешләре һәм профильләре белән таныштырдылар. Укучыларны тулай торакта яшәү бәясе, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге, стипедия турында сораулар кызыксындырды.
Чыгарылыш сыйныф укучылары белән Гүзәлия Заһир кызы эшкуарлык буенча интеллектуаль-күңел ачу уены да үткәрде. Балалар анда актив катнаштылар. Уеда җиңүчеләр аграр университет символикасы белән истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Чыгарылыш сыйнфлар укучылары алдында чыгыш ясаучы Илдус Абдрахманов укучыларда уку фәннәренә, фәнгә һәм тикшеренүләргә эчкерсез кызыксыну уятты, Ватаныбызда фәнне үстерергә һәм алга таба этәрергә чакырды. Очрашу эшлекле һәм дустанә мохиттә узды. Укучылар һәм укытучылар университетта узачак «Ачык ишекләр көне» ндә, «Фәнгә беренче адымнар» конференциясендә, осталык дәресләрендә һәм экскурсияләрдә дә катнашырга зур теләк белдерделәр.

Гимназиядә Башкортстан дәүләт агарар университеты вәкилләре белән очрашу узды
Гимназиядә Башкортстан дәүләт агарар университеты вәкилләре белән очрашу узды
Гимназиядә Башкортстан дәүләт агарар университеты вәкилләре белән очрашу узды
Гимназиядә Башкортстан дәүләт агарар университеты вәкилләре белән очрашу узды
Гимназиядә Башкортстан дәүләт агарар университеты вәкилләре белән очрашу узды
Гимназиядә Башкортстан дәүләт агарар университеты вәкилләре белән очрашу узды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас