+22 °С
Яңгыр
Балаларга совет интернациональ бурычларын намус белән һәм лаеклы үтәгән якташларыбыз турында әңгәмә үткәрелде. Музейның җитәкчесе Айсылу Үзбәк кызы Сәлимгәрәева чарада катнашучыларга Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Иске Калмаш урта мәктәбен тәмамлаучы, интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Ирек Шакиров турында сөйләде. Батырлык дәресендә шулай ук әфган сугышы ветераннары Д.А. Сәйфуллин һәм Р. Б. Дияров та катнашты. Алар укучыларга үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, үз Ватанының патриоты булырга, укуларында уңышлар, күк йөзенең тыныч булуын теләделәр һәм чарага чакыру өчен рәхмәт белдерделәр.