Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган көннән соң 35 ел вакыт үтеп киткән. 35 ел – аз да, күп тә кебек... Рәхимсез сугыш ун ел буе илебез халкының тынычлыгын югалтты, күпләрнең туганнарын, якыннарын тартып алды, күпме кешене туган туфракларыннан йолкып, чит җирләргә үлем кочагына илтеп ташлады, күпмесен яралады, имгәтте.Әлеге канкойгыч сугышта илебезнең 14 меңнән артык яшь солдаты һәм офицеры һәлак булды, күпләре хәбәрсез югалды. Бу сугышны барлыгы 620 меңнән артык хәрбиләребез узды.
Әфган сугышында 198 Чакмагыш егете катнашты. Ни кызганыч, аларның 6 сының гәүдәсе туган җиребезгә кургаш табутларда гына кайтты.Исән кайтканнарның да сафлары елдан-ел сирәгәя бара: сугыш җәрәхәтләре үзенекен итә – тәннәрне генә түгел, җаннарны да яралаган сугыш. Бүгенге көндә районыбызда 95 интернационалчы-яугир исәпләнә.
Елдагыча, районыбызда 15 февральдә интернационалчы- яугирләрне, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән якташларны искә алдылар. Әлеге истәлекле датага багышлап районда күп төрле чаралар оештырылды. 15 февральдә әфганчылар өчен бай мәдәни программа әзерләнгән иде. Тәүдә алар Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда җыелды. Биредә аларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләде.
“Бүген арабызда 95 әфганчы яши. Алар төрле тармакларда үзләренең тырыш, матур хезмәтләре белән районыбызның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә. Бүген дә әфган сугышында катнашкан хөрмәтле ветераннарыбыз һәр яктан мактауга лаек: алар –һәрвакыт күтәренке рухлы, тормышның ачы тәҗрибәсен туплаган көчле шәхесләр. Сугыш газапларын кыю кичереп, туган җиребезгә, аның халкына тугры калган райондашларыбызга без чиксез рәхмәтле. Бүген яшь буынны – әлеге егетләребезнең лаеклы дәвамчыларын – әхлакый яктан да сәламәт итеп, бары тик алар үрнәгендә генә тәрбияли алабыз. Интернационалчы-угирләребезнең үсеп килүче яшь буында гражданлык хисе һәм ил язмышы өчен җаваплылык тәрбияләүгә хезмәт итәчәкләренә ышанабыз”, – диде ул үз чыгышында. Хакимият башлыгы шулай ук күптән түгел Донецк һәм Луганск өлкәләренә гуманитар конвойны озата баруы хакында тәэссоратлары белән уртаклашты. Киләчәк буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә көч салган, иҗтимагый тормышта актив катнашкан Рамил Рәшит улы Йосыпов, Вил Нәзир улы Әминев, Айдар Әнвәр улы Гатауллин, Фәйрүз Зәкәрия улы Даянов, Рөстәм Гыйльфан улы Юнысов, Салават Әдип улы Нуркаев, Рузил Фәһим улы Миһранов, Рим Рәшит улы Нуркаев, Клим Васильевич Григорьев, Геннадий Анатольевич Яковлев хакимият башлыгы кулыннан Рәхмәт хатлары алды. Җәвит Хәниф улы Хәбибуллинга муниципаль район хакимияте башлыгы “Чакмагыш районы алдында лаеклы хезмәтләре өчен” билгесен тапшырды.
Артабан интернационалчы-яугирләр һәйкәлгә кәнәфер чәчәкләре салды. Чара район мәдәният йортында дәвам итте. Район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров Ватаныбыздан читтә хәрби хезмәтен үтәгәндә һәлак булган барлык батыр егетләребезне искә алып, бер минутка тынлык игълан итте. Аннары әфганчылар оешмасы исеменнән Җәвит Хәниф улы Хәбибуллин чыгыш ясады. Чара җыр-моң белән үрелеп барды һәм “Башак” кафесында түгәрәк өстәл артында тәмамланды.