Янгын сүндерү элемтәсе диспетчеры Л.Р.Хакова янгын сүндерү диспетчерлык бүлегенә экскурсия үткәрде, анда районнан барлык хәвефле шалтыратулар кабул ителүе хакында сөйләде. Янгын барлыкка килгән һәм башка гадәттән тыш хәлләр очрагында тиешле чаралар күрү кагыйдәләре, көнкүрештә, мәктәптә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре турында аңлаешлы итеп мәгълумат җиткерде. Янгын сүндерү бүлеге буенча экскурсияне бүлек командиры А.Ф. Гарифуллин үткәрде. Укучылар янгын сүндерүнең төрле төрләрен сүндерү өчен нинди кулдан килгән чаралар кулланылуын, янгын вакытында сулыш һәм күрү органнарын һәм үзеңне саклау ысуллары турында белделәр. Балалар янгын сүндерү машиналарын, авария-коткару җиһзларын да зур кызыксыну белән күзәттеләр.