ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
16 февраль 2024, 06:00

9 дистәне ваклаган Мәхмүдә әбине котладылар

Районыбызның төрле тармакларында озак еллар фидакарь хезмәт салып, олы яшькә җиткән өлкән буын вәкилләрен тәбрикләү – күркәм традиция.

9 дистәне ваклаган Мәхмүдә әбине котладылар9 дистәне ваклаган Мәхмүдә әбине котладылар
9 дистәне ваклаган Мәхмүдә әбине котладылар


Шушы көннәрдә Рәҗәп авылында яшәүче Мәхмудә Әхмәтша кызы Тимергалиевага 90 яшь тулды. Аның тормыш юлы авыр сугыш елларына туры килгән бик күпләрнекенә охшаш. Ул дәвер кешеләре җилкәсенә сугышның бөтен авырлыклары төшә.
Мәхмүдә әби олы яшенә карамастан, үзенең гомер юлын яхшы хәтерли, бүген дә яшәү кадерен белеп, һәр аткан таңга сөенеп яши.
Олуг юбилее белән аны Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Сәхибгәрәев, Рәҗәп, Иске Сөрмәт авыл клублары хезмәткәрләре котлады. Аңа киләчәктә дә сәламәтлек, хәерле озын гомер теләделәр, юбиляр хөрмәтенә моңлы җырлар яңгырады.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас