ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
16 февраль 2024, 10:55

Гаилә кыйммәтләре хакында

15 февральдә Иске Ихсан авылы клубында яшьләр өчен агымдагы елгы Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә «Гаилә нәселләре – дәвамлы йолалар» дигән чара үтте.

Гаилә кыйммәтләре хакындаГаилә кыйммәтләре хакында
Гаилә кыйммәтләре хакында

 Анда Иске Ихсан авылының иң яхшы гаиләләр нәселләренең вәкилләре чакырылды. Алар гаилә традицияләре, нәселләренең һөнәри эшчәнлекләре турында сөйләделәр, үзара мөнәсәбәтләр серләрен ачтылар. Аларның сөйләгәннәреннән балалар гаиләләрдә осталык һәм данлы хезмәт традицияләре ничек тапшырылганын, гаилә әгъзаларының үз эшчәнлеге, мавыгулары һәм башка өлкәләрдә нинди өлеш керткәннәрен белделәр. Тере аралашу, әлеге тема буенча фикер алышу җылы, дустанә мохиттә узды. Чара үсеп килүче буынның гаилә кыйммәтләренә һәм традицияләренә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән иде. Клуб фойесында “Осталарның алтын куллары!" дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.

Гаилә кыйммәтләре хакында
Гаилә кыйммәтләре хакында
Гаилә кыйммәтләре хакында
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас