ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
16 февраль 2024, 11:20

Путин хезмәт хакларын арттырырга вәгъдә итте. Кемнәрнекен һәм күпмегә?

"1 апрельдән төбәкләр барлык медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы окладын 50 процентка кадәр арттырырга, шул ук вакытта өстәмә түләүләрне саклап калырга тиеш. Без һәрвакыт хезмәт хакының фиксацияле өлеше тәэмин ителергә тиешлеге турында сөйлибез. Өстәмә түләүләр шулай ук мөһим. Әмма медицина хезмәткәрләрен, әлбәттә, төп өлеш, оклад югарырак булуы кызыксындыра”, – дип белдерде ул.

Путин хезмәт хакларын арттырырга вәгъдә итте. Кемнәрнекен һәм күпмегә?Путин хезмәт хакларын арттырырга вәгъдә итте. Кемнәрнекен һәм күпмегә?
Путин хезмәт хакларын арттырырга вәгъдә итте. Кемнәрнекен һәм күпмегә?


Хөкүмәт исә, үз чиратында, ОМС системасында эшләүче федераль оешмаларның медицина хезмәткәрләренә карата шундый ук карар әзерләргә тиеш. Моннан тыш, Президент беренчел звено медицина хезмәткәрләре өчен айлык түләүләрне арттырырга вәгъдә итте. Шул ук вакытта Президент билгеләп үткәнчә, хөкүмәткә карар әзерләү өчен вакыт кирәк булачак, шуңа күрә медицина хезмәткәрләре бу түләүләрне март ае өчен 1 апрельдән алачак.
Чыганак: “Ведомости”

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас