Очрашу барышында баш китапханәче Илмира Хәмит кызы Шәфыйкова гаиләнең кеше тормышындагы әһәмияте, туганнарны һәм якыннарны берләштерүче яхшы традицияләрне саклау турында сүз алып барды. Өй хуҗасы Кузяның чарага килүе балалар өчен сюрприз булды. Аның белән бергә чарада катнашучылар әкиятләр иле буйлап әдәби сәяхәт кылды, анда аларны төрле биремнәр, уеннар, биюләр, җырлар һәм, әлбәттә, могҗизалар һәм тылсым көтә иде. Кызлар һәм малайлар яраткан язучыларын һәм китапларын искә төшерделәр, мәкальләрне фаразладылар, яраткан әсәрләре турында сөйләделәр. «Әдәби викторина», «Хуҗабикәләр», «Тылсымлы көй», «Пазл җый» кызыклы уеннарында да һәркем катнашып, осталык, зирәклек күрсәтте. Лилия Фидай кызы Арысланова башкаруындагы «Бирешмәдем» җыры бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде һәм балаларны һәм аларның әти-әниләрен рухи яктан якынайтты. Биредә җыелучылар игътибарына шулай ук «Дөнья гаиләдән башлана» дигән иллюстратив- китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
Китапханәдә узган очрашу бик матур үтте. Китапханә коллективы иганәче – шәхси эшкуар Элина Ләбиб кызы Шакировага татлы бүләкләр өчен зур рәхмәт белдерә.